27 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында "Кышкы спартакиада - 2025"нең дүртенче көне булып узды. Спорт уеннары программасына бүген мини футбол буенча ярышлар кертелгән. Ярышларда 7 команда катнашты: Изма 1, Изма 2, Эзма урта мәктәбе, Илебер, «Игенче», Олыяз һәм Легенда Олыяз командалары. Изма 1 командасы җиңде. Җиңүчеләргә кубок, медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.