15 февральдә Эзмә мәдәният йортының «Балкыш» клуб берләшмәсенә йөруче Фиргать Сәләхиев Сосновка шәһәрендә Ватанны саклаучылар елына багышланган XII төбәкара «Уйнагыз гармуннар» фестиваль-конкурсында катнашты. Фестиваль легендар җырчы Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә үткәрелде һәм «Иң яхшы гармунчы» махсус номинациясендә 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.