Туган тел коненэ багышланган стенгазета чыгару

2025 елның 21 феврале, җомга

21февраль Сулэ авыл клубында балалар белән Туган тел көненә стена газетасы чыгардык.
21 февральдә бөтен дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Һәр кеше балачактан ук туган телендә сөйләшә, уйлый, фикер йөртә башлый. Үз телеңне белү һәм башкаларга хөрмәт кешене акыллырак, игелеклерәк, мәдәниятлерәк итә. Бәйрәм юкка чыга торган телләрне саклау һәм үстерү, шулай ук тел һәм мәдәни традицияләр турында белемнәрне арттыру максатында билгеләп үтелә.Әңгәмә барышында балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халыкның характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуы турында белделәр. Тел – ул безнең көндәлек көнкүрешебез, тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телеңне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International