Тематик сәгать «Муса Җәлил -шагыйрь -герой»

2025 елның 14 феврале, җомга

3 нче  февраль көнне  Бигәнәй авыл мәдәният йортында,”Ромашка” ясле-бакча балалары өчен «Муса Җәлил –Шагыйрь,герой» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.Китап күргәзмәсе оештырылды, анда аның китаплары һәм мәгълүмати материалы тәкъдим ителде.Китапханәче шагыйрьнең балалар китапларына күзәтү үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, ничек укуы һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында тыңладылар. Балалар  шагыйрьнең Берлинның Моабит төрмәсендә уздырылган соңгы көннәр турында сөйләгәнне ишеттеләр. Шагыйрьнең «батыр егет турында җыр», «Имән», «бәхет» шигырьләрен укыгач, авторның ныклыгы турында фикер йөрттеләр. Иң күп балаларны «Кызыл ромашка»шигыре кызыксындырды. Аны игътибар белән тыңлап, «Ромашка ни өчен кызылга әйләнде? " - дигән сорауга җавап бирделәр.Презентация  күрсәтелде.
 

Тэги: Бигеней
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International