2025 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тула. Бу истәлекле, бер үк вакытта кайгылы дата. Әфганстандагы сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итә. Бу сугыш аша 550 мең совет солдаты һәм офицеры узган. Әфганстан юлларыннан үткән барлык сугышчы - интернационалистлар истәлегенә 15 февраль көнне Туктар авыл клубында әфганчы белән "синең батырлыгыңны хәтерлибез" дигән очрашу оештырылды. Әфган сугышында катнашкан авылдашы Илдар Ибәтуллинны тыңлады,ул бу еллар истәлекләре белән чыгыш ясады һәм чарада катнашучылар кушылган яраткан җырларын җырлады.Кичне түгәрәк өстәл артында чәй эчү дәвам итте. --