"Солдатка аш" - акция

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йортында "Солдатка аш" акциясе кысаларында "Оста куллар" һәм "Тургай" фольклор коллективларына йөрүчеләр белән токмач кисү оештырылды. Һәр катнашучы үз көчен, вакытын җәлләмичә, кирәк-яракларны өеннән алып килеп, изге теләкләрен тели-тели, җан җылысын салып башкарды бу эшне.  Алар арасында солдат аналары да бар иде.  Һәркем үз хис-кичерешләрен, яңалыкларын сөйләп, вакытның үткәне дә сизелмәде. Үз күңелен биреп, туган җир җылысын салып әзерләнгән ризыгыбыз солдатларыбызга аш булсын. Һәрберебез ил афәтенә битараф булмыйча, бердәм булып, җиңүне якынайтыйк! Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Изге эшебез дәвамлы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International