Кыш - кышкы уеннар өчен менә дигән вакыт, ә алар куркынычсыз булсын өчен елның бу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен истә тотарга һәм үтәргә кирәк.
Кыш көне үз - үзеңне тотуда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан, 28 январь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Кыш матур, имин булганда! " дип исемләнгән уен-викторина үткәрделәр. Алып баручы балаларга елның нинди матур вакыты - кыш булуы һәм балаларның урамда булу бәла-казага әйләнмәсен өчен, үз-үзеңне тотуның билгеле бер кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Мәгълүматны яхшырак кабул итү өчен чара уен формасында уздырылды. Балалар физминутта катнаштылар, ребуслар чиштеләр. «Кышкы куркынычсызлык" темасына рәсемнәр карап, алар алып баручы белән бергә куркыныч хәлләр һәм аларны булдырмау ысуллары турында фикер алыштылар.