Бәйрәмгә - Россия студентлары көненә, 25 гыйнвар көнне Туктар авыл клубында мәктәпне тәмамлаучылар-югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары белән очрашу булды. Очрашу барышында балалар үзләренең уку йортлары, уку дәресләренең үзенчәлекләре, студентларны бүләкләү системасы турында сөйләделәр,Уку йортларында үткәрелә торган чаралар белән таныштырдылар. Шулай ук студент тормышындагы вакыйгалар турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Очрашу барышында укучылар әңгәмәгә актив кушылдылар, укуга кагылышлы сораулар бирделәр, студентларның мавыгулары белән кызыксындылар, студентларның көндәлек тормышы ничек уза, студентларның буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сораштылар.