«Мир восковых свечей» мастер-классы

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

17 нче гыйнварда Шәмәрдән мәдәният йорты белгече балалар өчен «Мир восковых свечей» дигән балавыз шәмнәр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар чара башында шәмнәрнең ничек барлыкка килү тарихы һәм аларның әһәмияте турында белделәр. Белгечнең җитәкчелеге астында балалар балавыз һәм фитиль белән эшләү техникасын үзләштерделәр, үзләренең уникаль шәмнәрен булдырдылар. Яшь мастерлар, шәмнәрне төрле элементлар белән бизәп һәм аларга кабатланмас кыяфәт биреп, фантазия күрсәттеләр. Мастер-класс балаларга иҗат шатлыгы һәм үз куллары белән үзенчәлекле бүләк ясау мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International