«В ночь под Рождество» массакүләм күңел ачу бәйрәме

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

7 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуасы көненә багышланган «В ночь под Рождество» массакүләм күңел ачу бәйрәме оештырды. Якты Раштуа бәйрәме кешеләрнең күңелләренә игелек һәм шатлык, наз һәм тынычлык өсти. Котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К.Вәлиев чыгыш ясады. Чарада катнашучылар барысына да онытылмаслык концерт чыгышлары бүләк иттеләр, рәхмәтле кунаклар барысын да көчле алкышлар белән сәламләделәр. Раштуа җырлары, төрле уеннар, бәйрәм викторинасы – күңелле һәм грациоз яңгырады. Концертта катнашучыларның номерларны искиткеч итеп башкаруы Раштуа могҗизасының чын атмосферасын тудырды, анда төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар һәр катнашучы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International