5 январь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары өчен «Новогоднее чудо» дигән күңел ачу программасы оештырдылар. Әлеге чараның максаты балаларда бәйрәм кәефе булдыру иде. Әлеге чарада Саба муниципаль районы инвалидлар оешмасы вәкилләре: Галимуллин М.В. һәм Бикеев И.Н. катнаштылар. Балалар өчен интерактив программа әзерләнде, анда чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән җырлар гына түгел, ә һәр баланың үзенчәлекләрен исәпкә алып җайлаштырылган уеннар һәм конкурслар да бар иде. Чара дәвамында шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Бәйрәм дәвамында һәр балага Яңа ел бүләкләре һәм бик күп уңай эмоцияләр бирелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, чара уңышлы узды, ә балаларның йөзләрендәге елмаюлар аларның тырышлыгы өчен иң яхшы бүләк булды. Иганәчеләребезгә: Шәмәрдән мәдәният йортына, Сабиров Марсель җитәкчелегендәге «Шәмәрдән чик сакчылары берлеге» ширкәтенә, Сәмигуллина Айгөл ширкәтенә, Степанова Регина ширкәтенә, Нигъмәтҗанова Алсу ширкәтенә, Сабиров Марска зур рәхмәтебезне белдерәбез.