Кыш бабай белән Кар кызы котлавы

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе

Яңа ел, мөгаен, иң көтелгән, тылсымлы һәм һәркемнең яраткан бәйрәмедер. Могҗизага, Кыш бабайга чын күңелдән ышанып, балалар бүләкләр һәм иң изге теләкләренең тормышка ашуын көтәләр.  30 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Кыш Бабай һәм Кар кызы костюмнарында Гумеровлар гаиләсен яңа ел белән котладылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм татлы бүләкләр алдылар. Балаларның күзләрендә гаҗәпләнү һәм шатлык күрү күңелле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International