31 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Шәмәрдән авылының үзәк чыршысы янында «Новогодние чудеса» дигән күңел ачу программасы оештырдылар. Яңа ел-һәр йортта, һәр гаиләдә көтелә торган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм – Бәйрәм чарасы «С Новым годом» дигән Яңа ел җыры белән башланып китте. Бәйрәм концерт номерлары, күңелле уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды, барысы да бергәләп биеделәр һәм җырладылар. Кич буе бәйрәм, тылсым атмосферасы хөкем сөрде, уңай эмоциональ кәеф сизелде.