30 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Яңа ел хикмәтләре» ретро тамашасы булды. Бәйрәм ретро театральләштерелгән тамаша белән башланып китте һәм ретро стилендәге якты концерт номерлары белән чиратлашып алып барылды. «Акварель» халык бию төркеме егетләренең чыгышлары күңелле бүләк булды, алар матур дәртле биюләр әзерләделәр. Кич буе залда патриотик күтәрелеш атмосферасы хөкем сөрде. Күп кенә тамашачылар билгеләп үткәнчә, концерт барысына да яхшы кәеф бүләк итте. Аннары мәдәният йорты фойесында Яңа ел лотереяләре уйнатылды.