«Шүрәле дә кунакта»

2024 елның 30 декабре, дүшәмбе

30 декабрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Шүрәле дә кунакта» исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәм әкияти үзгәрешләр, концерт номерлары, сюрпризлар белән бик күңелле атмосферада узды. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, клуб берләшмәләрендә катнашучылар, үзешчән коллективлар Яңа ел концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук Олыяз, Өтернәс, Пукәл авыл мәдәният йортлары мөдирләре дә катнашты. Бәйрәмдә кунаклар булып Рөстәм Хөсәенов, Элфинә Хөсәенова, Ленур Биктимеров чыгыш ясады. Кызыклы программа барлык кунакларга да бәйрәм кәефе бүләк итте. Һәм, әлбәттә, бәйрәм тамашасында катнашучыларның барысы да бәйрәмнең төп персонажлары –Кыш Бабай һәм Кар кызы бүләкләренә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International