«К нам стучится Новый год» уен программасы

2024 елның 27 декабре, җомга

27 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре фойеда «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирүенең Шәмәрдән филиалы балалары өчен  «К нам стучится Новый год» дигән уен программасы оештырдылар. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләре белән сөендерделәр. Чара күңелле һәм кызыклы узды. Барлык катнашучылар да призлар һәм бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International