Халыкара инвалидлар көне декадасы кысаларында 3 декабрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында «Верь в себя!» дигән күңел ачу-уен программасы узды. Әлеге чара Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган иде, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, кеше хокукларын тулысынча һәм тигез саклауга, инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуына юнәлдерелгән иде. Мәдәният йорты фойесында әкият персонажлары киемнәрендә эшләүчеләр кунакларны каршы алдылар. Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре сәйлән беләзекләр һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Чара дәвамында бәйрәмдә катнашучылар бер-берсен әдәпле сүзләр һәм ишарәләр белән сәламләделәр, табышмакларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, шулай ук уеннарда дәртләнеп катнаштылар. Бәйрәм барышында алар үзләренең фантазияләрен күрсәтә һәм ачык төсләр дөньясына чума алдылар. Шулай ук алар өчен аниматорның бәйрәм программасы әзерләнгән иде һәм бәйрәм өстәле оештырылды. Чара Шәмәрдән мәдәният йорты белгече башкаруында «Если в сердце живет любовь» җыры белән тәмамланды.