29 ноябрь көнне Туктар авылында Лесхоз мәдәният йорты, Сабабаш һәм Туктар авыл клублары белән берлектә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Әниләр - һәммәбезнең иң якын һәм кадерле кешеләре. Никадәр кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә, аларга булган бурычыбызны түләп бетерә алмабыз. Бүгенге бәйрәм кичәсе һәрбер ананы аз гына тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, нечкә күңел кылларын тибрәткән икән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез. Моңлы җырлар, матур шигырь, бию, уен-көлкеле тамаша - бар да тамашачы күңеленә хуш килде, үзешчәннәрнең һәр чыгышын ныклы алкышларга күмде. Бәйрәм барышында Туктар клуб мөдире Гүзәл Мәүләтова уллары һәм ирләре хәрби операциядә хезмәт итүче аналарга һәм тормыш иптәшләренә авыл халкы исеменнән чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай итеп, Әниләр көненә багышланган концертыбыз күңелләрдә бик күп тәэсирләр һәм матур хисләр калдырды.