29 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган флешмоб булып узды. Флаг яклары нисбәте 1:2 булган турыпочмаклы өч төсле тукымадан гыйбарәт. Флагның яшел төсе язның яшеллеген һәм яңарышны символлаштыра. Шулай ук яшел төс-Ислам төсе. Флаг полотносындагы ак төс чисталыкны, ә кызыл төс өлгергәнлекне, энергияне, көчне һәм тормышны символлаштыра. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, Ватанга мәхәббәт һәм гражданлык җаваплылыгы тәрбияли. Искәртеп узырга кирәк, Татарстан Дәүләт флагы көне кебек даталар бик мөһим. Чөнки Республикабыз якты киләчен төзи алсын өчен, һәркем зур тарихка ия булган үткәнен белергә тиеш.