12 ноябрьдә Лесхоз мәдәният йортында осталарыбыз "Оста куллар" клуб берләшмәсе утырышына җыелды. Бүген осталар тоткыч-бияләй тегәргә керештеләр. Гадәти сөлгедән аермалы буларак, ул юанрак, янмый, кулларны пешүдән сакларга ярдәм итә. Лекал буенча тукымадан 20 см га 15 см зурлыктагы турыпочмаклыклар кисеп алынды. Кызлар бик рәхәтләнеп эшкә чумдылар. Эш барышы кызык һәм мавыктыргыч булды.