30 ноябрь көнне Мичәнбаш авыл клубында Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әниләр көненә багышланган «Җырларым бүләк булсын» дигән бәйрәм концерты үткәрелде. Концерт күңелгә ятышлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, халык һәм заманча биюләр белән үрелеп барды. Концертка шулай ук мобилизацияләнгән балаларның әниләре дә чакырылган иде. Улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Бәйрәм чарасы тамашачыларга бик күп онытылмас тәэсирләр бүләк итте. Барлык чыгышлар да көчле алкышлар белән үрелеп барды, тамашачылар артистларга җылы ярдәм күрсәттеләр.