"Татарстан флагы безнең горурлыгыбыз"- мәгълүмат сәгате

2024 елның 29 ноябре, җомга

29 ноябрь көнне Елыш авыл клубында Татарстан флагы көненә багышлап "Татарстан флагы безнең горурлыгыбыз"- дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды. Дәүләтебездә Татарстан флагы көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Клуб мөдире балаларга иң беренче флагларның килеп чыгу тарихын, флагның төсләренең нәрсә аңлатуын, флагларның нинди очракта күтәрелүен сөйләп аңлатты. Балалар белән Дәүләт символлары булган флаг, герб, гимн турында кызыклы фикер алышулар алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International