«Сөлге чигәм асыл җепләр белән» - мастер-класс

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

26 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» клуб берләшмәсенең «Сөлге чигәм асыл җепләр белән» дип исемләнгән утырышы  узды. Сөлге-халыкның мәдәни кыйммәте. Сөлгеләрдәге бизәкләр эстетик матурлыкка гына түгел, ә тирән мәгънәгә дә ия. Сәнгать җитәкчесе Г.Нәфыйкова осталарны чигү тарихы, төп татар бизәкләре һәм җепләрнең төсләр гаммасы белән таныштырды. Әзер чигелгән сөлгеләргә күзәтү ясалды. Бүгенге дәрестә утырышта катнашучылар алга таба эшләү өчен материал, рәсем һәм схемалар сайлау белән шөгыльләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International