21 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган «Әниләр бар әле дөньяда» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм чарасында Шәмәрдән мәдәният йорты үзешчәннәре, «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалы катнашучылары, Мичәнбаш авыл мәдәният йорты мөдире катнашты. Концертның беренче минутларыннан ук күңелле һәм сокланулы атмосфера барлыкка килде. Бәйрәм концерты күңелгә ятышлы җырлар, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, халык һәм заманча биюләре белән үрелеп барды. Сәхнәдән әниләр турында җырлар, рәхмәт сүзләре, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тутыручыларга теләкләр яңгырады.