1 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерына йөрүче Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырды. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары квест-уеннан соң "Кыңгырау "музеена эләктеләр. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларгага ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, бик яхшы вакыт үткәрделәр.