"Гаилә ядкәре - буыннар тарихы" - район конкурсы

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген 29 октябрь көнне Шыңар мәдәният йортында "Гаилә ядкәре - буыннар тарихы" дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәменең чираттагы этабы узды. Әлеге конкурста Лесхоз мәдәният йорты Сабабаш авыл клубы белән берлектә Мишә авыл җирлегеннән Хасбиевлар гаиләсен тәкъдим итте.
Шәҗәрә — чал тарихка тәрәзә. «Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр» - дигән аксакаллар. Хасбиевлар җирлегебездә үз нәселләрен 7 буынга кадәр белүче, гаилә кыйммәтләрен кадерләп, туганлык җепләрен ныгытып яшәүче гаиләләрнең берсе. Әлбәттә, гаилә турында барлык мәгълүматны «Шәҗәрәләр кичәсе»нә сыйдырып бетерү мөмкин түгелдер, шулай да Хасбиевлар чыгышында вакыйгалар агышы алып баручы сүзләрендә генә түгел, экрандагы фотосурәтләрдә дә чагылды, сәхнәдәге чыгышларда да гәүдәләнде һәм үзенең музыкальлелеге белән аерылып торды. Шулай ук әлеге чарага балаларны җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәктер. Бәйрәм күтәреңке рухта бик матур үтте. Тамашачының күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International