28 октябрьдә Лесхоз һәм Евлаштау мәдәният йортлары хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 5в сыйныфы укучылары өчен «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча чираттагы экскурсия оештырдылар. Балалар беренче эш итеп Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, аннары "Кыңгырау" музеенда кыңгыраулар тарихы белән таныштылар. Милли камыр ризыклары белән татлы чәй, беләзекләр ясау буенча мастер-класс, мультфильм карау укучыларга ошады. Алар күргәннәреннән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, вакытларын бик яхшы һәм файдалы үткәрделәр.