26 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында китапханә белән берлектә террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Өйдә, урамда һәм җәмгыятьтә тормыш өчен куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән профилактик әңгәмә үткәрелде. Оештыручылар җиребезнең барлык халыклары бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, тыныч һәм тату яшәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында «террорчылык», «теракт» кебек төшенчәләр һәм террорчылык актлары кылырга теләк тудыручы сәбәпләр ачылды. Аннары Россия Федерациясе территориясендәге төрле шәһәрләрдә булган фаҗигале вакыйгалар турында презентация күрсәттеләр. Чара азагында террорчылыкка каршы тору өчен үтәлергә тиешле куркынычсызлык чаралары турында тагын бер кат искә төшерелде.