Көз - ул уңыш, җиләк бәлешләре һәм яшелчә салатлары чоры. Шуңа күрә без дә бүген 17 октябрьдә «Оста куллар» клуб берләшмәсе әгъзалары белән бергәләп файдалы яшелчәләрдән тәмле винегрет әзерләргә булдык. Башта катнашучылар салатның «Винегрет» атамасы тарихын белделәр. Салатлар-салкын ризык икәнен ачыкладылар, аларны төрле продуктлардан әзерлиләр һәм еш кына яшелчәләр өстиләр. Чара тоташ позитив булды! Тәмле ризык кебек кешеләрне берни дә берләштерми. Әлеге ризыкны әзерләү һәркемдә бик күп уңай хис-кичерешләр тудырды. Чара азагында күмәкләшеп әзерләгән ризык белән чәй табыны оештырылды. Ахырда бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.