17 октябрьдә Сулэ авыл клубында гаилэ елына багышлап, " Иң яхшысы! " дип исемлэнгэн конкурс кичэсе уткэрелде, әтиләр көненә. Россиядә әтиләр көне зур популярлык ала бара. Һәм бу очраклы түгел, чөнки теләсә кайсы бала өчен әти дә, әни кебек үк, тормышта иң мөһим кеше булып тора. Балалар әтиләре белән төрле бәйгеләрдә, уеннарда, викториналарда катнаштылар,җитезлек, зирәклек күрсәттеләр һәм бергә күңелле вакыт үткәрделәр. Ахырда барлык әтиләргә бүләкләр тапшырылды, ә балаларга тәмле бүләкләр бирелде.