«Битва за науку» әңгәмә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

17 нчы октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицеенда укучы балалар өчен Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Битва за науку» дип исемләнгән әңгәмә оештырды.  Бу чара дөньяның бөек ачышлары һәм уйлап табулары турындагы белемнәрне популярлаштыру юлы белән укучыларның дөньяга карашын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде. Шулай ук бу әңгәмә балаларда мәктәп фәннәрен фәнни белем нигезләре буларак өйрәнүгә кызыксыну уятты. Аннары заманча фәнни ачышлар һәм инновацион технологияләр кебек темалар каралды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International