16 нчы октябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән «Рост» лицее укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Дорожная безопасность» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар юл кагыйдәләренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, юл билгеләрен искә төшерделәр. Тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы әйберләр кию кирәклеге, автомобильләрдә һәм автобусларда куркынычсызлык каешлары, велосипедта һәм мопедларда йөрү кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Балаларның юлларда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча иң киң таралган хаталарын һәм үз-үзләрен тотышларын җентекләп тикшерделәр. Чөнки үсеп килүче буында юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру балачактан башланып, олыгаю чорында дәвам итә торган өзлексез процесс булырга тиеш.