"Милэш жимешеннэн муенса"-ижади сэгате

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

15 октябрь көнне Сулэ авыл клубында "миләштән муенсалар"исемле иҗат сәгате үтте.Җиләк муенсалары-ул искиткеч эко-бизәк, аны һәркем әзерли ала. Моның өчен бары тик гади җепләр, энә һәм җиләкләрнең үзләре генә кирәк булачак. Балаларга миләш турында, элек бу җиләкне ничек кулланганнары турында сөйләделәр. Балалар энә белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструкция алдылар. Һәм дәртләнеп муенса ясарга керештеләр, эш барышында аларны кемгә бүләк итәчәкләре турында фикер алыштылар. Иҗат сәгате күңелле һәм уңышлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International