«Безнең яшьлек – алтынга тиң»

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

 

Кече Шыңар мәдәният йортында китапханә белән берлектә ««Безнең яшьлек – алтынга тиң»» дигән тематик кичә үткәрелде., хезмәт сөючән, гаиләләренә, балаларына, оныкларына тугрылыклы, әбиләр апалар  җыелдылар. Алып баручылар җылы котлаулар белән кичәне башлап җибәрделәр. Аннары чарада катнашучылар, тормыш хәлләре турында вәгазьләр тыңладылар. Сәрия Минһаҗева башкаруында Коръән аятьләрен сокланып тыңладылар, шулай ук аятьләрне укырга һәм мөнәҗәтләрне башкарырга теләк белдерделәр. Чарада яшьлек серләре белән уртаклаштылар, киңәшләр бирделәр, характерның төп сыйфатлары турында сөйләштеләр, викторинада һәм музыкаль конкурсларда катнаштылар. Чара чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International