«Мир без наркотиков» мәгълүмат сәгате

2024 елның 27 сентябре, җомга

27 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдәнең «Рост» лицееның өлкән сыйныф укучылары өчен наркоманияне кисәтү буенча «Мир без наркотиков» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышуга юнәлдерелгән иде. Башта алып баручы наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.  Аннары балалар өчен тест формасында ситуацион биремнәр белән сораштыру үткәрелде. Бу мәгълүмат егетләр өчен кисәтү булып хезмәт итте, алар тормышыбызның безнең кулларда булуын истә тоту мөһим икәнен һәм аның нинди булачагы бары тик бездән генә тора икәнен аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International