28 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» район фестивале узды. Мәдәният йорты фойесында гаилә истәлекләре күргәзмәсе оештырылды. Мәдәният йорты сәхнәсендә Закирҗановлар гаиләсе чыгыш ясады. Тамашачылар өчен Шекше, Иштуган, Эзмә, Үтернәс авыл клублары каршындагы мәдәният йортлары үзешчәннәре концерт программасы белән дәвам иттеләр. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшәп килүче «Акварель» халык бию төркеменең матур биюләре залдагыларны сөендерде. Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Жюри составында район мәдәният йорты хезмәткәрләре бар иде.