«Очрашу мизгеле күңелле» концерты

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Балкыш социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үзешчән сәнгать белән берлектә «Очрашу мизгеле күңелле» концертын үткәрделәр. Концертта искиткеч рухи җырлар, шигырьләр яңгырады. Чыгышлар өлкәннәрне шаккатырды, тамашачылар рәхәтләнеп җырладылар һәм алкышладылар. Концерт тамашачыларда уңай тәэсир калдырды. Барысы да проблемалар турында онытып һәм җан белән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International