«Су асты дөньясын белүчеләр»

2024 елның 15 сентябре, якшәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында китапханәче белән берлектә «Су асты дөньясын белүчеләр» дигән викторина үткәрелде.аның максаты – балаларның диңгез һәм океаннарда яшәүчеләр турындагы белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту. Су асты дөньясы - бик якты һәм матур, ләкин турыдан-туры балалар өчен өйрәнү мөмкин түгел. Диңгез тирәнлекләренә болай гына күз салып булмый, ә анда шулкадәр кызыклы нәрсә! Чара барышында балалар диңгез тирәнлекләрендә яшәүчеләр белән таныштылар, аларның тышкы кыяфәте һәм яшәү рәвеше үзенчәлекләрен белделәр, Су асты дөньясында яшәүчеләр турында табышмакларга җаваплар бирделәр, балалар диңгез йолдызлары, керпеләр турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Барысы да Медузаның нинди булуын белә һәм аларның кайберләренә кагылу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип сөйләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International