«На пути к здоровью» сәламәтлек сәгате

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

12 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С.М.Фәтхуллина «Салават күпере» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүче балалары өчен «На пути к здоровью» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Монда бик күп кызыклы мәгълүмат, файдалы киңәшләр һәм хәрәкәтчән уеннар булды. Сәламәтлек сәгате башында балалар белән дөрес туклану һәм сәламәтлекне саклау өчен дөрес рацион төзү турында сөйләштеләр. Шулай ук организмның физик һәм эмоциональ иминлеген саклау өчен даими физик күнегүләрнең мөһимлеге һәм релаксация ысуллары турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында балалар төрле сораулар бирделәр һәм дискуссияләрдә катнаштылар, бу аларга сәламәтлекләрен саклау өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итте. Саф һавада күңелле хәрәкәтчән уеннар һәм музыкаль разминка чара дәвамында аларга бердәмлек рухы бирде. Сәламәтлек сәгате балаларга уңай мөнәсәбәт тудырды һәм аларны үз сәламәтлекләрен сакларга өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International