«Мы против насилия» мәгълүмат сәгате

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Шәмәрдән лицееның өлкән сыйныф укучылары өчен террорчылыкка каршы көрәш көненә багышланган «Мы против насилия» дигән мөһим һәм гыйбрәтле мәгълүмат сәгате үткәрде. Программада укучыларга Россиядә һәм дөньяда террорчылык тарихына күзәтү ясалды. Шулай ук террорчылык актларының сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында фикер алышу һәм террорчылык куркынычы очрагында куркынычсызлык буенча гамәли киңәшләр уздырылды. Чара яшүсмерләрдә террорчылык проблемасына җаваплы мөнәсәбәт формалаштыруга, куркынычсызлык турындагы белемнәрне киңәйтүгә һәм толерантлык тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International