2 сентябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 1 сентябрьгә багышланган бәйрәм линейкасын оештыруда катнаштылар.
1 сентябрь-«Белем көне» һәм яңа уку елында яңа өметләр , омтылышлар белән очрашу. Беренче дәрес, беренче кыңгырау чыңы, әлбәттә балаларның елмаеп торган йөзләре, яңгыравыклы тавышлары. 1сентябрь – бик дулкынландыргыч һәм укучыларның көтеп алган бәйрәмнәре.
“Белем көне”балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн. Әлеге бәйрәм көнендә без мөхтәрәм мөгаллимнәребезгә рәхмәт әйтеп баш иябез, укучыларыбызга исә яңа уку елы уңышлы булсын дип матур теләкләр телибез.