Россиядә ел саен үзенчәлекле дата – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Безнең илдә 3 сентябрь датасы 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Бесланда булган вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән. Ике көн ярым дәвамында террорчылар миналанган бинада 1100 дән артык тоткын тоткан. Теракт нәтиҗәсендә тотаклар арасыннан 314 кеше һәлак булган, шуларның 186сы балалар. Барлыгы, коткаручыларны да кертеп, 333 кеше һәлак булган, һәм ким дигәндә 783 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу көн һәркемнең йөрәк ярасы. Бүген Кече Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Беслан йөрәк ярасы» — Беслан балаларына багышланган, асфальтта балалар рәсемнәре акциясе үткәрделәр.