9 августта Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре 18 гасырдан 20 гасырга кадәр булган бакыр эретү заводының тарихын өйрәнү максаты белән килгән Казан һәм Санкт-Петербург кунакларын каршы алдылар. Мөхтәрәм кунаклар-ТР немец мәдәнияте үзәге директоры Диц Виктор Георгиевич һәм Зиннатова Рәмзия Ш., рәссам, Санкт-Петербург шәһәреннән Россия Федерациясе рәссамнар берлеге әгъзасы, тарихи урыннарда булдылар һәм киләчәктә эш итү планын төзеделәр. Мәдәният хезмәткәрләре кунакларны Завод-Нырты авылының барлыкка килү тарихын җентекләп белгән авыл халкы белән очрашу оештырдылар.