халык җыр-бию сәнгатенең IX Халыкара фестиваль-конкурсы

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

28 август көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Казанское полотенце»-«Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең IX Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Фестивальнең максаты-дөньяның барлык төбәкләрендә халык җыр-бию сәнгатен саклап калу һәм үстерү, халык сәнгатенең югары әхлакый традицияләрен пропагандалау, талантлы башкаручыларның иҗатын популярлаштыру. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Халык биюе» номинациясендә катнашып, «Милли ахән» белән чыгыш ясады. «Акварель» коллективы I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International