«Очрашу мизгеле күңелле» концерты

2024 елның 27 августы, сишәмбе

27 август көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Очрашу мизгеле күңелле» дигән концерт оештырды. Программа күңел җырлары, гармунга халык җырлары, матур шигырьләр, тормыш скетчлары белән үрелеп барды. Җырлар төрле телләрдә яңгырады. Коллектив тамашачыга концерт кына түгел, ә чын җыр бәйрәме бүләк итте. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International