30 августта без искиткеч бәйрәм-Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәбез. Шуңа бәйле рәвештә, 25 августта Чабья-Чурча авыл клубы янында Олы Нырты, Язлы-Арташ авыл клублары, Ике-басу Арташ авыл мәдәният йорты һәм үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан-туган җирем!" исемле концерт булып узды. Концерт тамашачылар өчен дә, артистларның үзләре өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы дустанә атмосфера урнашты. Тамашачыларның кәефен яраткан җырлары һәм биюләре күтәрде, шулай ук концерт төрле кызыклы уеннар белән чиратлашып барды. Концерт күңелле һәм истә калырлык булып чыкты. Тамашачылар сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп җылы сүзләр кабул иттеләр, һәр чыгышны көчле алкышлар белән каршы алдылар.