«Россия Флагы безнең горурлык һәм Дан» - танып белү-уен программасы.

2024 елның 23 августы, җомга

Россиядә бер генә бөтенхалык бәйрәме дә дәүләт әләмен күтәрмичә узмый. Россия триколорының тамырлары гасырлар эченә барып тоташкан тарихы бар. Кешедә тормыш башында салынган хакыйкать билгеле, ул мәңгегә кала. Патриотлык тәрбияләү үз Ватаныңның гореф-гадәтләрен белмичә мөмкин түгел. 22 август көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия Флагы-безнең горурлыгыбыз һәм Даныбыз»дигән танып-белү - уен программасы үткәрделәр.

Программа барышында «Миләшкәй» балалар бакчасы балалары Россия флагының барлыкка килү тарихы һәм аның безнең дәүләт өчен әһәмияте турында белделәр. Флаг – гражданнарны берләштерүче, илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштерүче дәүләтнең төп символларының берсе булуы турында. 

Программада «флаглар белән уен», «шарлардан флаг җыеп ал», «флагны буя» һәм башка конкурслар үткәрелде. Чара «Йозек салыш»кызыклы уены белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International