17 август көнне Байлар Сабасының Е.Л. Шафранов исемендәге «Аргамак» картодромында Шафранов Евгений Львович истәлегенә багышланган бөтенроссия күләмендә уза торган «SHAFRANOV RACE 2024» дип исемләнгән картинг ярышы ачу тантанасы булды. Чара «Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» Шәмәрдән филиалының балалар тынлы оркестры тәкъдим иткән «Три танкиста» вокаль-инструменталь номерыннан башланды (җитәкчесе А.А. Фәтхуллин). Оркестр Шәмәрдән мәдәният йорты вокалисты С.М. Фәтхуллина белән берлектә «Три танкиста» композициясен башкарды. Аларның чыгышлары Бөтенроссия картинг ярышы ачылышына искиткеч өстәмә булды, бәйрәм колориты өстәде һәм һәркем өчен истә калырлык атмосфера тудырды.