31 июльдә Яңа Мичән авылы кунаклары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Колокол"музеенда булдылар. Кунакларны тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Соңыннан балалар «Чудесный колокольчик»мультфильмын карадылар. Экскурсия "Саба бизәкләре"иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.