25 июльдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Байлар Сабасы кунаклары өчен "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты оештырылды. Туристлык маршруты Лесхоз бистәсенең дендрология бакчасында һәм Саба урманчылыгы музеенда булудан башланды. Аннары кунаклар тылсымлы кыңгырау эзләп мавыктыргыч квест үттеләр һәм "Кыңгырау" музеенда булдылар. Кунакларны җыр-биюләр белән каршы алдылар, тәмле камыр ризыклары һәм чәй белән сыйладылар. Экскурсия "Саба бизәкләре" иҗади проекты буенча мастер-класс белән тәмамланды.